Авыру ел эчендә арткан
Быел ВИЧны Татарстанның ике районында тапмаганнар. Аларны "Татар-информ" матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Луиза Борисова атады.
«2023 елда ВИЧ-инфекция Татарстанның Әлки һәм Югары Ослан районнарында ачыкланмаган», - дип хәбәр итте санитар табиб.
Луиза Борисова искәртеп узганча, ВИЧ авыручылар Татарстанның барлык районнарында да бар, әмма ике муниципаль берәмлектә яңа ачыкланганнар булмаган.
Шул ук вакытта Татарстанның 16 районында уртача республика дәрәҗәсеннән югарырак авыручылар саны - Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Ютазы районнары һәм Чаллы.
Ә бер елда ике мәртәбә чирләү Әгерҗе, Алабуга, Лениногорск, Кайбыч, Яңа Чишмә, Сарман, Ютазы районнарында арткан.