«Безнең ишегалды» программасы буенча Әгерҗедә 8 ишегалды ремонтланачак

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Йорт яны территорияләренең исемлеге басылып чыкты


2024 елда "Безнең ишегалды" программасы буенча Әгерҗедә 8 ишегалды ремонтланачак. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әгерҗе районы прокуратурасы тәкъдиме буенча "СМП-184" идарәче компаниясе тарафыннан Гоголь урамындагы 7 нче йорт ишегалдында металл конструкцияләр демонтажы үткәрелде, алар мондый конструкцияләргә куела торган заманча таләпләргә туры килмәде.

Киләсе елга әлеге территория ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланачак, дип билгеләп үтелә.

Шулай ук 2024 елда "Безнең ишегалды" программасына кертелгән йорт яны территорияләре исемлеге китерелә:


Ометов ур., 19 (Әлеге ишегалды "ТОП-200" номинациясендә халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча программага керде. Халык проектлаучыларга юнәлдереләчәк ишегалды территориясен төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен кертте)
Чайковский ур., 10, 12
М.Горький ур., 2а
М.Горький ур., 6
Чапаев ур., 5
Гоголь ур., 7, 9

Терсяда:


Совет ур., 11, 13
Совет ур., 8
Вокзальная ур., 1, 2, 3, 4, 5, 6

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International