Концертта Әгерҗе, Менделеевск районнарыннан, шулай ук Удмуртия Республикасыннан конкурсантлар катнашты
Бүген Әгерҗе шәһәрендә удмурт мәдәниятенең «Мудорвай» төбәкара конкурсының зона этабы узды. Әлеге чара Татарстанда яшәүче удмуртларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән. Бәйгедә һәр елны мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар катнаша.
Бу юлы конкурсның зона этабы финалына Әгерҗе, Менделеевск районнарыннан, шулай ук Удмуртия Республикасыннан катнашучылар узды.
Җыелганнарны район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Илшат Гарифуллин сәламләде.
- Бүген сезне Әгерҗедә сәламләргә шатмын. Һәр кешегә үз телен, үз мәдәниятен һәм традицияләрен сакларга кирәк. Бүген без удмурт халкы мәдәнияте белән таныштык. Барыгызга да уңышлар телибез, - диде Илшат Нуретдинович, бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп.
Составына удмуртларның милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Ольга Иванова, Әгерҗе шәһәренең 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Петрова, УР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Шумилова кергән жюри каршында дүрт номинациядә чыгыш ясадылар: нәфис сүз, хореография, вокал һәм театр сәнгате. Алар үзләренең талантын һәм осталыгын ачык күрсәттеләр.
Чыгышлар тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы булды. Конкурсның барлык дипломантларына дипломнар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Зона этабында җиңүчеләр Казанда узачак республика этабында катнашачаклар.