Әгерҗеләргә салкыннарның мәктәп дәресләренә ничек тәэсир итә алуын искә төшерделәр.

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Татарстанда 34 градуска кадәр суыта


Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Әхтәмова аңлатуынча, дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - 23 градус, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - 25 градус булганда бетерелергә мөмкин. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр шулай ук шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - 27, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - 30 градус салкында, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -32 градус булганда да бетерелә ала.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанда аномаль-салкын һава торышы турында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу атнада республикада -34 градуска кадәр суыта.

7 декабрьдә Татарстанга арктик аз болытлы антициклон таралачак. Беренчел фараз буенча, аның бу антициклон йогынтысы ким дигәндә 13 декабрьгә кадәр сакланачак. Төнлә температура -23..-29, түбән районнарда -34 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез Татарстанда югарырак булмас дип фаразлана - 20..-25°.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International