Бәйгегә районның күп халкы кушылды инде.
Елдан-ел Әгерҗе районында бәйрәм алдыннан үз территорияләрен иң яхшы бизәү өчен зур муниципаль конкурс уздырыла
Шулай итеп, учреждение һәм оешмалар җитәкчеләренең, шәхси сектор һәм күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең үз киңлеген килүчеләр һәм клиентлар өчен җәлеп итүчән итү генә түгел, ә үз хезмәткәрләрен яңа ел алды кәефе белән зарядкаларга да мөмкинлек бар.
«Кышкы әкият» смотр-конкурсы 11-25 декабрьдә узачак
Номинацияләр:
«Кышкы бизәкләр» (мәгариф учреждениеләре өчен),
“Кышкы могҗиза” (оешмалар һәм предприятиеләр өчен),
«Яңа ел йорты» (шәхси хуҗалыклар өчен),
“Яңа ел ишегалды” (күпфатирлы йортлар өчен),
«Кар патшалыгы» (индивидуаль предприятиеләр өчен),
«Яңа ел әкиятендә кунакта» (авыл җирлекләре өчен).
Бәйгегә районыбызның күп кешеләре кушылды инде. Активрак булырга чакырабыз. Әйдәгез бергәләп Яңа ел кәефен күтәрик! Ә тагын, әйдәгез, узган елда Әгерҗе районында “Кышкы әкият” бәйгесенең җиңүчеләрен һәм йомгакларын искә төшерик. Җиңүчеләрне бүләкләү администрациядә узды.