2нче мәктәптә социаль фонд вәкиле белән очрашу узды

2023 елның 8 декабре, җомга

Балаларга актуаль сорау бирелде: "Пенсия турында хәзер үк уйларга ни өчен мөһим?"

10нчы сыйныф укучылары өчен 2нче мәктәптә социаль фонд вәкиле белән оештырылган очрашу булды. Балаларга "Пенсия турында хәзер үк уйларга ни өчен кирәк?" дигән актуаль сорау бирелде.

Мондый очрашуларның максатлары:


1.Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыру һәм аңа идарә итү мөмкинлекләрен аңлатырга.
2. Пенсия белән тәэмин итүнең киләчәге өчен һәркемнең шәхси җаваплылыгын аңлау өчен шартлар тудырырга.
3. Яшьләрдә яңа «пенсия культурасы»н формалаштыруга ярдәм итәргә.

Очрашу барышында балалар күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар, кызыксындырган сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International