Әгерҗе районында температура рекордлы -49 градуска кадәр төште

2023 елның 8 декабре, җомга

Бу җирлек өчен абсолют минимум


Әгерҗе районында һаваның рекордлы түбән температурасы икенче тәүлек тора. 8 декабрьгә каршы төндә Бима авылында термометр баганалары -49 градуска кадәр төште.

Фото авторы - авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов әйтүенчә, бу җирлек өчен абсолют минимум.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндез Татарстанның кайбер районнарында 26 градуска кадәр суык сакланачак.

Элегрәк "Әгерҗе хәбәрләре" хәбәр иткәнчә, явым-төшемсез, урыны белән 25-26 градуска кадәр суык көтелә. Бу хакта Гидрометүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил төньяк-көнчыгыш, секундына 9 метрга кадәр. Шулай ук синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International