«Татарстан Республикасы УГМС» федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2023 елның 8 декабрендә 11 сәгать 15 минутта шторм кисәтүе килде:
«2023 елның 9 һәм 10 декабрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы -30..-35°, көнчыгыш һәм төньяк районнарда урыны белән көчле салкыннар -40°гакадәр көтелә. 9-10 декабрьдә көндез максималь температура -21-26°, республиканың төньягында һәм көнчыгышында -30°гакадәр тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, куркынычлар арта:
Энергетика һәм ТКХ объектларында (су үткәргеч һәм канализация челтәрләрендә, җылылык, электр һәм газ белән тәэмин итү системаларында) килеп чыккан хәл;
техноген янгыннар һәм кешеләр ис газы белән агулану.
Шулай ук автомобиль һәм тимер юл транспортында булган гадәттән тыш хәл ихтималы арта, һава шартлары республика территориясендәге аэропортлар һәм тимер юл вокзаллары эшен сизелерлек лимитлый ала.
Халык арасында туңу һәм өшү очраклары булу ихтималы бар.