Әгерҗедә “Иң шәп КЛАССНЫЙ” конкурсында тавыш бирү башлана

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Әгерҗеләр яраткан укытучыларын тәкъдим итәләр


«Әгерҗе хәбәрләре» газетасы төркемендә ВКонтакте «Иң шәп КЛАССНЫЙ» конкурсының беренче этабы уза. 

11 декабрьгә кадәр ата-аналар һәм укучылар социаль челтәрләрдә яраткан укытучысы кандидатурасын районның иң яхшы сыйныф җитәкчесе исеменә тәкъдим итә ала.

Икенче этапта иң күп санда тәкъдим итүчеләр җыйган кандидатлар чыга. Шуннан соң тавыш бирү башланачак.

Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс Әгерҗе районында 2019 елдан РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International