Алар - 18 яшьлек Иделия Җиһангәрәева һәм Ландыш Фәттахова.
Бүген 6 нчы һәм 7 нче бермандатлы сайлау округлары буенча Кучук авыл җирлеге Советы депутатларын өстәмә сайлаулар уза.
488 нче сайлау участогы үз ишекләрен иртәнге 7 сәгатьтә ачты. Биредә Иделия Җиһангәрәева һәм сайлау участокларына беренче тапкыр килгән 11 сыйныф укучысы Ландыш Фәттаховага истәлекле бүләк тапшырдылар.
18 яше тулган авылдашларына тавыш бирү көне алдыннан матур чакыру открыткалары тапшырдылар.
- Без беренче тапкыр шундый сәяси мөһим чарада катнашабыз. Бераз дулкынлану хисе бар. Без сайлауларда катнашуны һәм киләчәккә битарафлык күрсәтмәүне бурыч дип саныйбыз, - диде Ландыш Фәттахова.