28 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә. “Бәяләр чагыштырмача арзанрак булачак“, дип ышандыралар җитәкчеләр.
Ярминкәдә фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сыер, дуңгыз ите, каз һәм бройлер тавыклар, сөт һәм сөт ризыклары, бал, бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, печән, салам, фураж, тирес булачак. Үзебезнең районда үстерелгән тере балык та күңелегезгә хуш килер. Моннан тыш, Можга питомнигы күптөрле җиләк-җимеш үсентеләре тәкъдим итәчәк. Шәһәр мәктәпләре һәм яшүсмерләр клубы волонтерлары, өлкәннәрнең ярминкәдә сатып алган товарлары авыр булса, аларны өйләренә кадәр илтеп куюда ярдәм итәчәкләр.
Авыл җирлекләре җитәкчеләре: “Ярминкәгә килгән пенсионерларны кайнар чәй белән сыйлаячакбыз“, – диләр. Ә үзешчән сәхнә осталары мәйданда сезгә рухи азык бүләк итәчәкләр. Ярминкәгә онык-оныкчыкларыгыз белән килсәгез, мәйданда алар өчен төрле аттракционнар эшләячәк.
Шимбә көнне ярминкә мәйданы сезне көтә, хөрмәтле өлкәннәребез!
http://www.agryz-rt.ru