Эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәреләчәк
Әгерҗе районында милли проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел ук Әгерҗе Чайковский урамында яңа парк төзеләчәк, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәреләчәк, ул Россия Президенты Владимир Владимирович Путин карары буенча «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.