Бүген Әгерҗедә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты була

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Концертка керү ирекле


23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, бүген Әгерҗедә "Защитники всех времен" дигән традицион бәйрәм концерты узачак. Чара 14.00 сәгатьтә район Мәдәният сараенда узачак. Керү ирекле.

Тантанага барлык ир-атлар, шулай ук мобилизацияләнгән һәм СВО катнашучылары гаиләләре чакырыла.

Чаралар турында тулырак мәгълүматны 2-26-47 номеры буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International