Әгерҗедәге шәхси йортта янгын чыккан

2024 елның 23 феврале, җомга

Һәлакәт урынына район прокуроры Александр Непомнящий чыкты


Якынча мәгълүматларга караганда, бүген 02:30 тирәсендә Тукай урамындагы бер катлы агач йорт янган. 

Нәтиҗәдә, йортта булган ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Торакның хуҗасы качып өлгерә, ул хастаханәгә озатыла.

Һәлакәт урынына район прокуроры Александр Непомнящий чыкты. Тикшерү оештырылды. Булган хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International