Әгерҗедә янгында зыян күрүченең хәле турында мәгълүмат барлыкка килде

2024 елның 23 феврале, җомга

Торак хуҗасы хастаханәгә озатыла


Әгерҗедә шәхси йорт янган, дип хәбәр иткән идек. Нәтиҗәдә, йортта булган ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган.

Торакның хуҗасы качып өлгерә, ул хастаханәгә озатыла. Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников сүзләренчә, зыян күрүченең хәле тотрыклы. Аңа бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта булган хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International