РФ Җир кодексын гамәлгә керткәнче бирелгән кишәрлеккә милек хокукын рәсмиләштерергә, ягъни 2001 елның 30 октябренә кадәр, гадиләштерелгән тәртиптә мөмкин.
Татарстан Росреестры көн саен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарны консультацияли. Иң популяр сорауларга ТР буенча Росреестр идарәсенең Әгерҗе бүлеге башлыгы Юлия ШАРИПОВА җавап бирә.
- Йорт урнашкан җир кишәрлеген ничек рәсмиләштерергә?
- РФ Җир кодексын гамәлгә керткәнче бирелгән кишәрлеккә, ягъни 2001 елның 30 октябренә кадәр, милек хокукын рәсмиләштерергә, гражданның яисә элеккеге милекченең бу җир кишәрлегенә хокукын билгели яисә раслый торган документларның берсен гадиләштерелгән тәртиптә тапшырырга мөмкин. Мондый документ дәүләт акты, җиргә хокук турында таныклык, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә булырга мөмкин. Әгәр мондый документлар булмаса, җир кишәрлеге урнашкан урын буенча җирле үзидарә органы архивына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр дә аның беркайчан да беркемгә дә бирелмәве ачыкланса, аны тәкъдим итү өчен шулай ук башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.