Әгерҗедә Гаилә елын тантаналы ачу була

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Зур чара район Мәдәният сараенда узачак


Бу пәнҗешәмбе көнне, 29 февральдә, Әгерҗедә Гаилә елын ачу тантанасы узачак. Зур чара район мәдәният сараенда 18.00 сәгатьтә узачак. Бәйрәм кунакларын "Гаилә традицияләре" күргәзмәсе буенча экскурсия, "Гаилә бәхете - ил көче" исемле бәйрәм концерты көтә.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 22 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турындагы указга кул куйды. Указ шул ук көнне үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International