2024 елда Россия Федерациясе Тикшерү комитеты карамагындагы югары белем бирү мәгариф оешмаларына керү өчен ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан кандидатларны сайлап алуны оештыру турында мәгълүмат бирәбез: «Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Мәскәү академиясе» югары белем бирү ФДБМУ һәм «Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Санкт-Петербург академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә көндезге уку формасы буенча, «Милли куркынычсызлыкны хокукый тәэмин итү» белгечлеге буенча (Юрист квалификациясе), җинаять-хокук белгечлеге, уку срогы 5 ел.
Керүче һәм аларның законлы вәкилләре өчен кабул итү турында тулырак мәгълүмат белем бирү учреждениеләренең рәсми сайтларында «Поступающим»:www.academy-skrf.ru («Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Мәскәү академиясе» ЮБ ФДБМУ) һәм https://abit.skspba.ru («Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Санкт-Петербург академиясе» ЮБ ФДБМУ)
Сайлап алуда катнашырга теләүче гражданнарга Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 39 йорт, тел.: 8 (843) 221-74-51