Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгының нинди еллардан башлануы һәм җинаятьләр кылган өчен нинди җәзалар кулланылуы аңлатылды
Балалар һәм яшүсмерләрнең хокукый культурасын формалаштыру максатыннан 27 февральдә Әгерҗе үзәк китапханәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең шәхси составы белән эшләү төркеме җитәкчесе Арсланова Айгөл 1 нче гимназиянең 8 “б” сыйныф укучылары белән очрашты.
"Кеше. Дәүләт. "Закон" Айгөл Наильевна урлашу, талау, янап куркыту, тән җәрәхәтләре ясау кебек җинаятьләрне кылган өчен җаваплылыкка кагылды. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгының нинди еллардан башлануы һәм җинаятьләр кылган өчен нинди җәзалар кулланылуы аңлатылды.
Айгөл Наильевна урамда, җәмәгать урыннарында, массакүләм ял итү урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте. Әңгәмә һөнәри эшчәнлекнең конкрет мисалларына һәм фактларына нигезләнгән иде.