Бүген Әгерҗедә ЮХИДИ рейды уза

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез


Бүген, 28 февраль көнне, Әгерҗе районы территориясендә "Тоннель" транспорт чаралары йөртүчеләрен массакүләм тикшерү уза.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күп тапкырлар административ җаваплылыкка тартылган, балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, транспорт чарасы конструкциясенә тиешле үзгәрешләр керткән машина йөртүчеләргә, шулай ук машина йөртү таныклыгыннан башка яки исерек хәлдә идарә итүчеләргә аерым игътибар бирәләр.

Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International