Ярышлар Алабуга электр челтәрләренең 40 еллыгына багышланачак («Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы).
Әгерҗедә спорт чаралары дәвам итә. Аларның чираты бүген "Орешник" паркында узачак. Биредә Әгерҗе-Орлово-Әгерҗе маршруты буенча Алабуга электр челтәрләре филиалының 40 еллыгына багышланган кичке чаңгы ярышлары узачак.
Маршрут 15 км озынлыктагы бердәм трасса буйлап узачак. Катнашучыларны теркәү 15.00-16.00 сәгатьләрдә булачак. Гомуми старт 16.30 да биреләчәк. Ярышларның баш судьясы чаңгы ярышлары буенча танылган тренер Сергей Чечегов булачак.
Ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны тәмле ботка һәм кайнар чәй белән сыйлыйлар, мәртәбәле кунаклар килер дип көтелә.
0+