Әгерҗе районында «Табаньфест» конкурс-фестивале узачак

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Бәйрәм 10 мартта узачак


10 март көнне Әгерҗе районының Сарсак-Омга авылында Удмуртия мәдәниятенең «Табаньфест» район фестивале узачак. Фестивальне уздыруның төп максаты - милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, халыкның удмурт милли мәдәниятенә булган кызыксынуын арттыру.

Фестиваль программасы: 


9.30-10.00 - катнашучыларны теркәү,
10.00 - 12.00 - конкурс программасы,
12.00-12.30 - йомгаклар ясау. Җиңүчеләрне бүләкләү.

Фестивальдә катнашу өчен командаларга визит карточкасы, "Табаньфест" символ-саклагычы - катнашучылар карамагына (чигү, бәйләү, агач, кәгазь, пластик һ.б.) әзерләү күләме һәм материалы, шулай ук нәфис номер әзерләргә кирәк.

Бәйрәм кунакларын халык уеннары һәм күңел ачулары, традицион сыйлаулар, чаналарда шуу һәм башкалар көтә.

6+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International