Панель дискуссиясе район Мәдәният йортында узачак
Әгерҗе «Татарстан - казанышлар республикасы» автобус марафонын тәмамлый. 1 март көнне Әгерҗе районында яшәүчеләр Татарстанда узучы автобус марафонында катнашачак, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Панель дискуссиясе район Мәдәният йортында түбәндәге адрес буенча узачак: К.Маркс ур., 10 в 14:00.
Чараның спикеры - РФ Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаянов булачак.
Әгерҗедәге очрашу “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Резеда Шәрәфиева катнашында концерт программасы белән тәмамланачак.