Туры эфир булачак
Җомга көнне, 1 мартта, "Радио Агрыз"да ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре белән "Түгәрәк өстәл" була. Әңгәмә 12.00 сәгатькә планлаштырылган. Турыдан-туры эфирда "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы Лилия Шәрипова, "СМП-184" идарәче компаниясе" директоры Роман Альчиков, "Водоканал" ҖЧҖ директоры Илдус Шәймөхәммәтов, "Әгерҗе муниципаль районы төзелеше идарәсе" муниципаль унитар предприятиесе директоры Фәннур Шакиров катнашачак.
Район халкы үз сорауларын "Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларга 8(85551)2-12-20 телефоны буенча калдыра ала; сораулар-хәбәрләр 8(962)573-14-63 (WhatsApp һәм Telegram мессенджерларына бәйле).
Туры эфирга онлайн режимда, ВКонтакте радиосының рәсми битендә кушылырга мөмкин булачак.