Тимур китаплар укырга һәм музыка тыңларга ярата
Әгерҗе районы прокуроры Александр Непомнящий 15 яшьлек Тимурның хыялын тормышка ашырды, аңа акыллы багана һәм колакчалар бүләк итте, бу хакта Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тимур китапларны укырга һәм музыка тыңларга ярата. Аның әбисе игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.