Әгерҗенең кайбер йортларында яктылык булмый

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Игътибарлы булыгыз

5 мартта Әгерҗедә электр энергиясен планлы төстә сүндерү көтелә. "Энергосбыт"та хәбәр итүләренчә, сүндерү планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле. Эшләр 7.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Игътибарлы булыгыз. Электр приборларын күзәтүсез калдырмагыз. Бу шулай ук электр энергиясен кулланмыйча диярлек "дежур режимда" эшли ала торган җайланмаларга да кагыла, әмма кайбер функцияләрне башкару өчен челтәргә тоташтырылган булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International