Поликлиникада булачак әниләр белән очрашу-әңгәмә узды
Бүген "Әгерҗе үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе поликлиникасында булачак әниләр белән очрашу-әңгәмә узды.
Авырлы хатын-кызларга пренаталь һәм неонаталь скринингның әһәмияте җентекләп аңлатылды. Хәзерге вакытта диспансер хисабында йөклелек буенча 108 хатын-кыз тора. Исегезгә төшерәбез, поликлиникада акушеркалар Гөлназ Полянцева һәм Лилия Фәйзуллина кабул ителә.