Әгерҗе чаңгычылары ТР җыелма командасы составында Сочидагы XII кышкы Спартакиадада чыгыш ясый

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Барлыгы әлеге ярышларда 180 дән артык спортчы катнашачак


5 марттан 11 мартка кадәр Сочида XII кышкы Россия укучылар Спартакиадасы - 2024 уза. Татарстан Республикасы җыелма командасы составына чаңгы ярышлары бүлегенең "Спорт мәктәбе" тәрбияләнүчеләре Митрофанов Клим һәм Калабин Дарья керде.

Әлеге ярышларда Россия Федерациясенең 18 субъектыннан 14-17 яшьлек 180 артык спортчы катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International