Комиссия район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов җитәкчелегендә эшли
Әле күптән түгел генә кыш безгә үзенең 30-гарадус салкынлыгы белән соңгы сәламен җибәрде, ә тәрәзә артында инде плюс температурасы. "Мондый темплар белән ташуга да ерак түгел", - дип фаразлый күпләр. Су басулар кайчан килеп, райондагы язгы ташуга каршы нинди чаралар күрелүе турында гадәттән тыш хәлләр комиссиясе секретаре Аида ГАЛЕЕВА сөйләде.
Метеохезмәт мәгълүматлары буенча, язгы ташу быел апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә. Өстәвенә, язгы ташу аеруча интенсив булачак, чөнки кыш көне явым-төшем күбрәк яуды.
Язгы ташудан килгән зыянны киметү өчен районда язгы ташуга каршы комиссия төзелде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов җитәкли. Комиссия тиешле хезмәтләр, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук халык алдына бурычлар куйды.