Район башлыгы Ленар Нургаянов Илшат Шәех улы җитәкчелегендәге зур командага Әгерҗедә чаңгы спортын үстерүгә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
“Сетевая компания” җәмгыятенең Алабуга электр челтәрләре филиалының 40 еллыгына багышланган чаңгы ярышларында бер үк вакытта 300дән артык чаңгычы старт алды. Беренче тапкыр уздырылган массакүләм спорт чарасы катнашучылар һәм җанатарлар тарафыннан югары бәяләнде.
“Сетевая компания” җәмгыяте, Илшат Фәрдиев җитәкчелегендәге ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе чаңгы спортын Әгерҗе районында үстерүгә зур ярдәм күрсәтә. Узган ел "Орешник" та күпфатирлы йорт подвалында барлык уңайлыклары булган чаңгы базасы җиһазландырылган иде, биш чакрымнан артык чаңгы трассасы яктыртылды. Күптән түгел Әгерҗе спорт мәктәбенә 19 урынлы автобус, кар мотоциклы бүләк ителде.
Бу юлы да җәмгыять генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов, Алабуга электр челтәрләре филиалы җитәкчесе Владимир Уржумцев буш кул белән килмәделәр. Алар спорт мәктәбенә спорт җиһазларын ташу өчен тагылма арба тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Ленар Нургаянов Илшат Шәех улы җитәкчелегендәге зур командага Әгерҗедә чаңгы спортын үстерүгә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.