Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Юрий Глезденев Әгерҗеләргә мөрәҗәгать итә

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Юл өлеше буенча хәрәкәт иткәндә киемдә яктылык кайтаручы элементларны кулланырга кирәк.


Бу көннәрдә Әгерҗе районы территориясендә "Пешеход" оператив-профилактик чарасы уза.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция капитаны Юрий Глезденев юл хәрәкәтендә катнашучыларны киемдә яктылык кайтаручы элементларны тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме начар булу шартларында кулланырга чакыра. Моннан тыш, юл хәрәкәте яшь катнашучыларына аерым игътибар бирергә.

- Балаларыгызда һәрвакыт яктылык кайтаргыч өслекле элементлар булсын иде дип контрольдә тотыгыз, - дип билгели ул. Яктылык кайтаручы элементларны өске киемгә, рюкзакка, сумкаларга беркетергә кирәк, машина узу юлы аша аларга автомобиль фаралары яктылык эләгсен һәм алар һәрвакыт машина йөртүчегә күренсен өчен.

Хөрмәтле җәяүлеләр, исегездә тотыгыз, сезнең куркынычсызлыгыгыз сезнең кулда!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International