«Радио Агрыз»да диспансеризация барышы турында фикер алышу булачак

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Туры эфир булачак


"Радио Әгерҗе" туры эфирында "Әгерҗе үзәк район хастаханәсе" ДАССУ поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары вазифаларын башкаручы табиб-терапевт Азат Закиров белән әңгәмә узачак. Очрашуның төп темасы - диспансеризация булачак. Спикер диспансеризация буенча иң борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Туры эфир 12 мартта 12.00 сәгатьтә булачак.  Гадәттәгечә ВКонтакте платформасында "Әгерҗе хәбәрләре" һәм "Әгерҗе радиосы" төркемнәрендә видеотрансляция алып барылачак.

Барлык сорауларны халык 2-12-30 телефоннары буенча җибәрә ала. 8(962)573-14-63.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International