Территориаль сайлау комиссиясе район халкына мөрәҗәгать итә

2024 елның 12 марты, сишәмбе

15-17 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. Тавыш бирү өч көн: 15, 16 һәм 17 март көннәрендә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барачак.

Территориаль сайлау комиссиясе аңлатуынча, әгәр сайлаучы сәламәтлеге, инвалидлыгы буенча, бу мохтаҗ затларны тәрбияләү зарурлыгына бәйле рәвештә, башка нигезле сәбәпләр аркасында үз сайлау участогына килә алмаса, ул өйдә тавыш бирә ала. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә һәм үз теләгең турында өйдә тавыш бирергә кирәк. Участок сайлау комиссиясенә сайлаучы мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук туганнары, күршеләре яисә социаль хезмәткәр ярдәменнән файдаланырга мөмкин. Мондый гаризаларны участок сайлау комиссиясе 17 мартта 14 сәгатькә кадәр кабул итә.

"Мобиль сайлаучы" дип аталган тавыш бирү урыны буенча гариза биргән сайлаучылар шулай ук алар урнашкан урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау участогында, шул исәптән тавыш бирү бинасыннан читтә дә тавыш бирергә мөмкин.
 
Сезнең сайлау участогының кайда булуын, шулай ук Сез үзегезнең сайлау участогының сайлаучылар исемлегенә кертелгәнме икәнлеген белү өчен «Үзеңнең сайлау участогыңны тап» һәм «Сайлаучылар исемлегендә үзеңне тап» цифрлы сервисларыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында файдаланырга мөмкин.
 
Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты, адреслары һәм телефоннары, шулай ук референдум турында башка өстәмә мәгълүматны http://agryz.tatarstan.ru сайтында, шулай ук 2-29-55, 2-15-61, 2-27-05 телефоннары аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International