Бина модульле технология буенча төзеләчәк
«Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү» республика программасы кысаларында Әгерҗе районы Крында авылында «Сәламәтлек саклау» милли проекты яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлады.
Бина модульле технология буенча төзеләчәк, авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган функциональ, уңайлы кабинетлар һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, яңа ФАПны тантаналы рәвештә Азевода ачтылар.