Хроник вируслы С гепатиты йоктыруга һәм таралуга каршы көрәш атнасы уза
Хроник вирус С гепатитын йоктыруга һәм таратуга каршы көрәш атналыгы кысаларында "Әгерҗе үзәк район хастаханәсе" ДАССУ медицина персоналы шәһәр халкына гепатит турында мәгълүмат буклетлары таратты.
Әгерҗе районында йогышлы табиб-инфекционистта хроник вируслы гепатит белән 168 кеше диспансер хисабында тора, шулардан 24 кеше - вируслы гепатит йөртә, хроник вируслы гепатит белән диспансер хисабында 23 кеше, 48 кеше - вирус йөртүче.
- С Гепатиты инде күп еллар дәвамлы авыру булып тора. Хәзерге вакытта С гепатитына каршы вакцина эшләнмәгән. Әмма гепатит С йоктыруны һәм бу авыруның үсешен, гади саклык чараларын саклап, булдырмый калырга мөмкин. Теләсә нинди чит кеше чәнечкеле, кисүче предметлар, медицина, маникюр инструментлар һәм шәхси гигиена чаралары (теш щеткалары, кырыну станоклары) кулланудан качарга, шәхси тормышта акыллы тәртип принципларына таянырга, даими рәвештә С гепатитына тикшерү узарга кирәк, - диләр медицина хезмәткәрләре.