17 команда арасында Әгерҗе районы бишенче урынны яулады
Яшел Үзәндә муниципаль хезмәткәрләр арасында Спартакиада узды. Әгерҗе районы данын район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге белгече Наталья Ерохина, Бима һәм Азево авыл җирлекләре башлыклары - Эдуард Михайлов һәм Владимир Семенов, Бима авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Ильина яклады.
Наталья Владимировна үз төркемендә беренче урынны, Эдуард Иванович - дүртенче урынны алды. 17 команда арасында Әгерҗе районы бишенче урынны яулады.