Әгерҗе районында алимент түләмәгән өчен ир-ат хөкем ителгән

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районы прокуратурасы 36 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 нче өлеше тарафыннан каралган (балаларны тоту өчен акча түләмәү) җинаять кылуда гаепле дип тапты.

Судта гаепләнүче ике балигъ булмаган баланы матди карап тору өчен акча түләргә тиеш булуы ачыкланган. Әмма 2023 елның июленнән ноябренә кадәр ул алимент түләүдән кача.

Элегрәк ул алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Ул вакытта аңа 20 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән иде.

Алиментлар буенча гомуми бурыч 400 мең сумнан артык тәшкил итте.

Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды.

Суд гаеплене 6 ай төзәтү эшләренә хөкем итте, дәүләт табышына 5% акча тотып калып.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Татарстан Республикасы Әгерҗе районы прокуратурасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International