"Спутник" футбол командасы Мамадыштан көмеш кубок белән килде

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2009-2010 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына уеннар узды


11 марттан 13 мартка кадәр Мамадышта 2009-2010 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды. Тренер Алексей Колчин җитәкчелегендәге "Спутник" командасы әлеге ярышларда Әгерҗе районын лаеклы тәкъдим итте.

Уеннар нәтиҗәләре буенча команда көмеш медаль яулады һәм кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International