Барлыгы 17 команда катнашты
12 марттан 14 мартка кадәр «Җиңү» республика хәрби-спорт уены узды. Уен Татарстан Республикасының төрле районнарыннан балалар һәм яшүсмерләр өчен ел саен уздырыла. Яшь армиячеләр командасы Әгерҗе районы штабы начальнигы Шакиров Ринат җитәкчелегендә Татарстан Республикасы буенча 17 команда арасында 4 нче урынны алды, иң яхшылар бишлегенә керде.
Төрле төрләрдә катнашу нәтиҗәләре буенча Әгерҗе яшьләре түбәндәге гомумкоманда урыннарын яуладылар:
1 урын - “Пейнтбол”
1нче урын - “Беренче ярдәм күрсәтү”
1 урын - "Хәрби-тактик уен".