Дәүләт Думасы торак йортлары файдалануга тапшырыла торган күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең хокукларын яклауга юнәлтелгән закон кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «РФ Торак кодексына үзгәрешләр узган елның язында кунакханә бизнесына фатир арендасын тигезләүне тыйган Конституция суды карарын үтәү йөзеннән эшләнде. Фатирларны арендага тапшырганда күршеләренең хокуклары якланырга тиеш, һәм, кабул ителгән документ нигезендә, күпфатирлы йортларда, шул исәптән кыска вакытка торак биналарын тапшырырга, күршеләренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү шартларында гына рөхсәт ителәчәк".
Шулай ук, фатирларны тапшырганда, вакытлыча гомумйорт милеген тоту кагыйдәләре үтәлергә һәм мәҗбүри рәвештә исәпкә алу приборлары кулланылырга тиеш. Әгәр күршеләрнең хокуклары бозылса, алар судка мөрәҗәгать итә алачак.