Бүген Әгерҗе районында язгы ярминкәләр башланды

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Ярминкә район хакимияте һәм район Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкларда оештырылды


Бүген Әгерҗе үзәгендә иртәнге сәгатьләрдә үк ярминкә сәүдәсе оештырылды. Район хакимияте каршындагы мәйданда ашлык сату итәләр. Бодай - килограммы 10 сум, арпа - 9 сум.

- Мөгезле эре терлек тә тотабыз, тавыклар да бар. Ашлыкның бәясе югары түгел. Өч мең сумлык арпа һәм бодай сатып алдык, - диде Әгерҗедә яшәүче Зөлфия ханым.

Ит белән сату итүчеләр дә билгеле бер урында. Сыер итенең бәясе 450 сумнан башлана. Өлкән яшьтәге Рәмзия апа махсус ит алырга чыкты.

Ун килограмм чамасы алдым. Бу ярминкәне без бик зур түземсезлек белән көттек. Итне һәрвакыт бер сатучыдан гына сатып алам. Бик тәмле, - диде ул.

Ярминкәдә кош ите дә күп иде. бройлер итенең килограммын 280-330 сум, бытбылдыкларны 650шәр сум, киптергеч тавыкларны килограммы 200 сумнан тәкъдим иттеләр. Бер дистә йомырка 130-140 сум тора.

Копчык үрдәге, какланган каз, тавык рулетлары, каз мае, балык - барысы да ярминкәдә иде.

Киләсе ярминкә 23 мартта шәһәрнең түбәнге өлешендә - Л.Айтуганов исемендәге шәһәр мәдәният йорты каршында узачак. 
Гомумән алганда, Әгерҗедә ярминкәләр апрель азагына кадәр оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International