Игътибарлы булыгыз: мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Шәхси мәгълүматны бирергә яки нинди дә булса гамәлләр кылырга сораган телефон элемтәсе вәкилләреннән шалтыратулар булган очракта, чакыруны ташларга киңәш ителә


Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге хәбәр итә: мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде!

Мошенниклардан шалтырату килә. Телефон элемтәләре вәкилләре (операторлар) кыяфәтендә алар абонент номеры картасының гамәлдә булу вакыты узуын хәбәр итәләр һәм бу номерны вакыты чикләнмәгән вакытка озайтырга тәкъдим итәләр. Алга таба сезгә төрле кодлар белән смс-хәбәр килә, шуннан соң сезне номерны озайту өчен аларга аңлатма бирүне сорыйлар. Әлеге кодларны сатып, сез мошенникларга үз шәхси мәгълүматларыгызны бирәсез. Сезнең шәхси мәгълүматларны белгәч, мошенниклар сезнең исемгә кредит рәсмиләштерә.

Хөрмәтле райондашлар! Шәхси мәгълүматны бирергә яки нинди дә булса гамәлләр кылырга сораган телефон элемтәсе вәкилләреннән шалтыратулар очрагында, чакыруны ташларга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International