Чара җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү максатында уздырыла
18-29 март көннәрендә Татарстан территориясендә “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” бөтенроссия акциясенең беренче этабы узачак.
Чара җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү, килгән мәгълүматны җыю һәм тикшерү, наркотикларга бәйле затларны дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм һәм консультация бирү максатында уздырыла.
Полиция бүлеге район халкына гражданлык позициясен күрсәтеп, 22541 (дежур часть), 21737 (аноним) телефоннары буенча наркотик чаралар тарату һәм куллану урыннары турында хәбәр итүләрен сорап мөрәҗәгать итә.