Бүген педагоглар Казанда Әгерҗе районы данын яклыйлар

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Башкалада «Ел тәрбиячесе», «Ел укытучысы», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсларының республика этабы уза


Бүген "Ел тәрбиячесе", "Ел укытучысы", "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" һөнәри конкурсларының зона этапларында җиңүчеләр Казанда республика этабында катнаша. Әгерҗе мәктәпләре педагоглары мәктәп, муниципаль һәм зональ этапларны уздылар, хәзер алар Әгерҗе районы намусын республика дәрәҗәсендә яклыйлар.

"Педагогик дебют" номинациясендә 3 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Сарварова, "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Ризванова чыгыш ясаячак. Мәктәпкәчә хезмәткәрләр арасында район данын 7нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Гаврилина Людмила һәм Камалтинова Гөлия саклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International