Әгерҗе шәһәрендә Кырым һәм Россиянең берләшүенең 10 еллыгына багышланган концерт булды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен концерт программасы оештырылды


Кичә, 18 мартта, Әгерҗедә район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Кырым һәм Севастополь белән Россия кушылуының 10 еллыгына багышланган чара узды. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен концерт программасы оештырылды. 

Бу көнне солистлар һәм иҗат коллективлары рус һәм татар телләрендә иң яхшы патриотик җырларын башкардылар. Сәхнәдә “Ватан нәрсәдән башлана”, “Без” һәм башка бик күп җырлар яңгырады. Бию коллективлары шулай ук тамашачыларга якты номерлар бүләк итте.

Исегезгә төшерәбез, нәкъ шул көнне, 2014 елның 18 мартында, Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International