Әгерҗе хоккейчылары «Алтын Шәйба» бөтенроссия финал ярышларында чыгыш ясады

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Балалар “Лачын” хоккей командасы составында керделәр


10-17 нче март көннәрендә Башкортстан Республикасының Салават шәһәрендә 2009-2010 елгы командалар арасында "Алтын Шәйба" Бөтенроссия яшь хоккейчыларының финал ярышлары булып узды. "Волжский" дивизионында Актанышның "Лачын" хоккей командасы составында Әгерҗе - Миннегулов Илдан һәм Сизов Макар хоккейчылары уйнады. Уеннар нәтиҗәләре буенча команда икенче урынны яулады.

Әгерҗе хоккейчылары Волжский дивизионының иң көчле командалары белән уйнадылар. Бу чын җиңү, тәрбияләнүчеләр өчен яңа дәрәҗә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International