Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Татарстан прокурорының тамырлары – Салагыштан
2013 елның 1 октябре, сишәмбе
13 ел Татарстан Республикасы Прокуроры булып эшләгән Кафил Әмиров отставкага китте. Хәзер республикабызда закон сагында торучы баш кеше итеп Илдус Нәфыйковны билгеләделәр. Тамырлары Салыгыштан булган прокурорның якташыбыз булуы – райондашлар өчен дә зур горурлык.
53 яшьлек Илдус Нәфыйков тумышы белән хәзерге Спас районыннан булса да, узган ел әтисе Сәид аганың туган төбәге Салагышның 400 еллык юбилеена кайткач, бай тарихлы бу авылны “минем кадерле туган ягым“ диде зур горурлык белән.
Илдус Нәфыйковның әтисе Сәид Мөхәммәт аганы өлкән буын якташлары, ул партком секретаре булып эшләгән Исәнбай авылында күпләр яхшы хәтерлидер. Сәид ага Казан партия мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның элекке Кузнечиха һәм Куйбышев районнарында партия-дәүләт контроле рәисе, аннан соң Куйбышев районында нәселле терлекләр берләшмәсе начальнигы, авыл хуҗалыгы идарәсендә 69 яшенә кадәр терлекчелек бүлеге начальнигы булып эшли. Авылдашлары Сәид аганың Салагышны, якын туганнарын сагынып бик еш кайтуын әле хәзер дә матур хатирә итеп сөйлиләр. “Кайткан саен ямьле Иж буйларыннан, каен әрәмәлекләреннән әйләнеп кайта, авылдашлар белән бик якын итеп сөйләшә иде“, – диләр салагышлылар.
Сәид ага белән Мәмдүдә ханым ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән уллары Илдус Казан Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, 30 ел Закон сагында тора. Соңгы алты елда ул Казан Прокуратурасын җитәкләде. Илдус Нәфыйков Салагыш төбәгендә яшәүче туганнары белән бик якын аралашып яши. Ул Салагышның 400 еллык юбилее уңаеннан “Арские князья и деревня Салауш“ дигән тарихи китап та язган иде һәм аны салагышлыларга бүләк итте.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз