2024 елда Татарстаннан кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бөтенроссия конкурсына 10 гариза җибәрәчәкләр. Бу Әгерҗе, Азнакай, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Минзәлә, Менделеевск, Тәтеш, Чистай һәм Зөя авылы. Конкурста җиңгән очракта бу шәһәрләрдә иҗтимагый киңлекләр инде 2025-2026 елларда барлыкка киләчәк!
Безнең шәһәрдә конкурста катнашу өчен территория сайлауга тавыш бирү узды. Әгерҗедә Вокзальная һәм Ометова урамнары җиңүче булды! Ул иң күп тавыш җыйды.
Бу шәһәрнең теләсә кайсы кунагы күрә торган беренче урам. Халыкның күпчелек өлеше тимер юл индустриясендә эшли, һәм аларның йорттан алып эшкә кадәр юлы һәрвакыт Вокзал аша уза. Территория белән янәшә торак йортлар да бар. Шуңа күрә проект алдында шундый бурычлар тора: күршеләр өчен уңайлы һәм бай мохит тудыру, килүчеләр өчен уңай тәэсир тудыру, ә тагын туристлар һәм район халкы өчен вокзалдан туп-туры «Орешник» паркына җәяүле маршрут булдыру.
Тиздән беренче иҗтимагый фикер алышулар башлана! Килегез, һәм без шәһәрдә хәзер үк нинди иҗтимагый киңлек җитмәве турында бергәләп фикер алышырбыз. Ә гаризаларның барышы турында тулырак park.tatar сайтында белергә мөмкин.