1 апрельдән «Эковесна 2024» республика конкурсы старт ала

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

2024 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында «Эковесна 2024» республика конкурсы (алга таба - Конкурс) башлана, аның төп максаты - республика халкын табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү.

Агымдагы елда Конкурс экологик марафон форматында узачак. Конкурста шәхси номинацияләрдә дә, командага берләшеп тә, теләге булган һәркем катнаша алачак.

Төп максат - иң яхшы экологик инициативалар авторларын һәм чисталыгы өчен актив көрәшчеләрне ачыклау һәм бүләкләү. Җиңүчеләрне «Экопомощник», «Экоберләшмә», «Экосемья», «Экокоманда», «Экопартнерлар» «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинацияләрендә игълан итәчәкләр.
Галимә апа
Конкурс барышында марафон биремнәрен, башкарылган бирем турындагы мәгълүматны «Вконтакте» социаль челтәрендәге үз битендә бастырып чыгарырга кирәк.

Һәр атна ахырында отчетларны Eco.pros@tatar.ru оештыручыларының электрон адресына язмаларына җибәрергә.


Эшләр 1 апрельдән 26 майга кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International