Калган барлык катнашучылар да һөнәри конкурста катнашучы таныклыгын алды
22 март көнне Казан шәһәрендә "Ел укытучысы", "Ел тәрбиячесе" һөнәри конкурсын бүләкләү тантанасы узды.
Тәҗрибә һәм команда эше нәтиҗәләре буенча мәгариф идарәсе методисты Лилия Яппарова, 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Кәлимуллина Гөлия Татарстан Республикасы тәрбиячеләре арасында "Тәрбияләү һәм укыту - 2024" номинациясендә икенче урынны яулады.
"Авыл тэрбиячеләре" номинациясендә Иж-Бубый мәктәбе тәрбиячесе Хәмидуллина Наталья җиңүче булды.
Калган катнашучылар барысы да һөнәри конкурста катнашучының таныклыгын алды. "Ел тәрбиячесе - 2024" республика һөнәри конкурсының зона этабын югары дәрәҗәдә оештырулары һәм үткәрүләре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм 6 нчы балалар бакчасы мөдире Лениза Батырова бүләкләнделәр.